19 нчы төзәтү колониясендә булу

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  Татарстандагы идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясендә  наркотик һәм психоактив матдәләрдән  бәйле тоткыннарны тернәкләндерү программасы ике ел уңышлы тормышка ашырыла.  Әлеге социаль проект  рецидив җинаятьчелеген киметергә, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән  кешеләр һәм тоткыннар арасында тәртипсезлекләрне киметергә, наркотиклар куллануны тыярга булыша.

Колониядә булганда  проект буенча эшләүче белгечләр белән аралашырга, ә иң мөһиме, тернәкләндерү узучы тоткыннар белән  сөйләшеп, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә, проект турында аларның фикерен белергә мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International