Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы 32 идарәче оешма вәкилләре өчен “Күпфатирлы йортлар белән идарә иткәндә эшмәкәрлек эшчәнлеген тормышка ашыруга лицензия реестрына үзгәрешләр кертү тәртибе” темасына дәрес үткәрде.
Әлеге чара Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында” гы 95 нче законның 13 маддәсенә ярашлы рәвештә, халыкны хокукый агарту максатыннан үткәрелә.