Штабта Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Менделеев муниципаль районнарында каты көнкүреш калдыклары чыгару мәсьәләсе каралды. 2021 елда әлеге районнардан каты көнкүреш калдыклары чыгару буенча мөрәҗәгатьләр булмады.
Агымдагы елда “Каты коммуналь калдыклар чыгару” төре буенча 135 мөрәҗәгать басылды, 6 мөрәҗәгать карала. Әлеге төр буенча иң күп мөрәҗәгатьләр Казан шәһәреннән килде – 77 мөрәҗәгать. Лаеш муниципаль районы буенча - 15, Чаллы буенча – 12, Түбән Кама һәм Яшел Үзән муниципаль районнары буенча 6 ар шикаять килде.