Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтына - 21 ел!

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

21 ел элек  - 3 мартта - Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты оештырылган.  

Россия Федерациясендә  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасы булдыру идеясе  рәсми төстә  1991 елның 22 ноябрендә Россия Федерациясе Югары Советы кабул иткән  Кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре декларациясендә  беркетелгән.

Дәүләтебезнең федератив төзелешен исәпкә алып, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  вазифасы  РФ субъекты законына ярашлы рәвештә  Россия Федерациясе субъектында да булдырыла ала.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасы Татарстан Республикасы Конституциясенә ярашлы рәвештә,  кеше һәм граждан хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен  дәүләт саклавы гарантияләрен көчәйтү, аларны саклауга һәм хөрмәтләүгә  дәүләт органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм вазифадагы затларның  булышлык  итүе  максатларында 2020 елда булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International