Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм аның Аппараты хезмәткәрләре ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча комиссия утырышында катнашты.
Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Рөстәм Миңнеханов ришвәтчелек белән көрәштә республикада оештырылган “Халык контроле” мәгълүмат сервисының ролен дә билгеләп үтте. Система тиз арада конкрет кимчелекләр турында мәгълүмат алып, аларга тиз арада җавап бирү мөмкинлеге бирә. Узган ел сервис ярдәмендә гражданнарның 76 мең мөрәҗәгате каралды, шулардан 60 меңе уңай хәл ителде. Бу – 78 процент. Ул башкарыла торган эшнең нәтиҗәләрен бирүен билгеләп үтте. Социологик тикшеренүләр соңгы ун елда ришвәтчелек очракларына эләккән кешеләрнең саны 2,5 тапкырга кимүен күрсәткән.