“Хәйрия фонды” район комиссиясе утырышында катнашу

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Актаныш муниципаль районындагы  җәмәгатьчелек ярдәмчесе Д.Р. Касыймова “Хәйрия фонды” район комиссиясе  утырышында катнашты, анда авыр тормыш хәлендә калган яки авыру сәбәпле матди ярдәмгә мохтаҗ  булган гражданнарның гаризалары каралды.

 Быел 2 446 329 сум акча җыелган. Ел дәвамында әлеге акча  гариза белән мөрәҗәгать иткән, документлары булган  инвалидларга бүленә. Әлеге утырышта 37 гариза каралды, барысы да канәгатьләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International