Лаеклы ялга чыккан кешеләрне быел мондый яңалык белән бер шатландырганнар иде инде. Беренче тапкыр пенсияләр февраль аенда артты. Ул вакытта аның иминиятләштерү өлеше 6,6 процентка “калынайды”. Пенсиянең апрельдә үсүе исә Россия Пенсия фонды кеременең күләменә бәйле. Дөрес, хөкүмәтнең социаль һәм икътисадый блогы вәкилләре язгы индексация хакында башта уртак фикергә килә алмады. Беренчеләре аны 5,1 процентка арттырырга тәкъдим итсә, Россия Финанс министрлыгы 1,9 процентлык арттыру белән генә чикләнмәкче иде. Нәтиҗәдә алтын урталыкны сайларга булганнар – кичә хезмәт пенсияләре 3,3 процентка артты. Инвалидларга акчалата түләүләр исә 1 апрельдән 5,5 процентка арттырылган. Моннан тыш узган шимбә Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев картлык буенча алына торган хезмәт пенсиясенең иминиятләштерү өлеше, инвалидлык яки туйдыручысын югалту уңаеннан түләнә торган хезмәт пенсиясен 1 апрельдән өстәмә арттыру турындагы карарны имзалады.
Кичә гамәлгә кергән яңалыклар 37 миллион пенсионерны шатландырырга тиеш. Хәзер хезмәт пенсиясенең уртача күләме – 10 мең 236 сумны (ул 327 сумга арткан), картлык буенча хезмәт пенсиясе – 10 мең 645 сумны (340 сумга арткан), инвалидлык буенча пенсия – 6 мең 651 сумны (212 сумга арткан), туендыручысын югалту уңаеннан түләнә торган пенсия 6 мең 550 сумны (209 сумга арткан) тәшкил итәчәк.