Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә 2013 елгы язгы чакырылыш кампаниясе чорында халыкка хокукларын аңлату буенча уртак чаралар оештыру практикасын дәвам итә.
2012 елда хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре өчен Казанда, Яшел Үзәндә, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Буада, Алабугада, Зәйдә, Чистайда, Базарлы Матакта, Апаста “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил каршындагы хокук белемнәре Мәктәбе дәресләре үткәрүнең уңай тәҗрибәсен исәпкә алып, 2013 елда Татарстан Республикасының кайбер муниципаль берәмлекләрендә дәресләр оештырылды.
Бүген, 29 мартта дәрес Казан шәһәрендә дә узды. Быел көз хезмәткә чакырылачак 200 дән артык егет хәрби хезмәт узуның нечкәлекләре, шулай ук хокуклары бозылган очракта ничек якларга кирәклеге турында лекцияләр тыңларга килде.
Сергей Погодин үз чыгышында Россия армиясендә хезмәт итү, Татарстан егетләре барачак хәрби округлар, гаскәрләр төрләре, солдатлар белергә тиешле хәрби техника һәм башкалар турында сөйләде. Шулай ук бүгенге армия тормышына кагылышлы видеосюжет күрсәтелде.
Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тыңлаучыларга чакырылыш кампанияләре чорында Татарстан омбудсмены эше, аерым алганда, хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләрнең шикаятьләрен карау, булачак солдатларны хезмәт урыннарына озата бару, чакырылыш кампанияләре вакытында “Кайнар элемтә” ярдәмендә хокукый ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
“Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына киләсе дәресләр 11 апрельдә Яшел Үзәндә, 12 апрельдә Арчада узачак.