2013 елның 26 мартында Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин белән берлектә Әлмәттә гражданнарны кабул иттеләр.
Мөрәҗәгать итүчеләр арасында тикшерүчеләрнең законсыз гамәлләренә, торак хокукларын бозуга дәгъва белдерүчеләр бар иде. Гражданнар шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, риэлтор ягыннан алдау гамәлләре булу, гражданлык, республикада яшәү хокукы алу, суд карарлары үтәлмәүгә кагылышлы зарларын әйттеләр. Кабул итүгә 26 кеше килде, берничә кеше язмача мөрәҗәгать калдырды.
Аерым алганда, кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм министрга “Ипотека” ТКның килешү йөкләмәләрен үтәмәве турында алданган өлешчеләр мөрәҗәгать итте. Торак йорт төзелеше тиешле документларсыз алып барылган. Артем Хохорин мөрәҗәгатьне контрольгә алды.
Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Эчке эшләр министры адресына алынган мөрәҗәгатьләргә аңлатмалар бирелде, кайберләре буенча судка бирергә киңәш ителде, тирәнтен өйрәнү таләп ителгәннәрен Сәрия Сабурская белән Артем Хохорин шәхси контрольгә алды.