Казанның Идел буе районында Хокукый ярдәм көне

2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

20 мартта Татарстан Республикасында  кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил  һәм “Россия пенсионерлары берлеге”  халык өчен  Казанның Идел буе районы   Россия Пенсия фонды идарәсендә   Хокукый ярдәм көне уздырдылар.

    Кабул итү барышында 98 мөрәҗәгать керде. Нигездә гражданнарны җылылыкка  субсидияләр түләү  һәм  торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре кызыксындырды. Моннан тыш  пенсия мәсьәләләре буенча берничә мөрәҗәгать булды, гражданнарны  пенсияләрнең аз булуы, пенсиягә чыгу өчен  кирәкле хезмәт стажын исәпләү  проблемалары борчый.

   Кабул итүдә  Татарстан Республикасында  кеше хокукларын  яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасының  хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Казан шәһәренең Яңа Савин районы  прокуратурасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар  палатасы, Татарстан Республикасы  Нотариаль  палатасы,  кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә  Федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе,  Россия Пенсия фондының Татарстан  буенча идарәсе хезмәткәрләре катнашты.

   Гражданнар  бушлай юридик ярдәм алу  мөмкинлеге биргән өчен оештыручыларга  рәхмәт  белдерделәр.

  Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 17 апрелендә  10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр  Алексеевское  бистәсендә  күчмә Хокукый ярдәм көне  узачак. Алдан язылу өчен телефоннар: 279-25-99, 279-25-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International