Инвалид-балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе”

2020 елның 27 ноябре, җомга

Бүген  Zoom платформасында инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресе узды.  

Дәрес кысаларында  түбәндәге тематик блоклар каралды: салым законнарының гомуми положениесе, инвалид балаларның ата-аналары өчен салым ташламалары, инвалид балага стандарт салым чигерүе һәм башкалар. Тема дәрестә катнашучыларны кызыксындырды, күп кенә сораулар бирелде.

Бүгенге дәрестә инвалид балаларның 50 дән артык ата-анасы (законлы вәкиле) катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International