Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Кеше хокуклары буенча Россия вәкаләтле вәкилләренең “ Мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын бозу турында мөрәҗәгатьләрне карау методикасы һәм тактикасы” дигән семинар-тренингта катнашты.
Чарада омбудсменнар җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә тотылган затлар шикаятьләрен бергәләп хәл итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.