Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил видеоэлемтә режимында Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил О.Е.Кутафин исемендәге университетның кеше хокуклары буенча Фәнни-мәгариф үзәге белән берлектә оештырган фәнни-практик конференциядә катнашты. Ул яңа короновирус инфекциясе таралу шартларында кеше хокукларын яклауга багышланган иде.
Чарада вәкаләтле вәкилләр пандемия чорында кеше хокукларын яклауны, әлеге чир белән бәйле кертелгән чикләү чараларын хокукый көйләү мәсьәләләрен тикшерделәр.