Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы торак комиссиясе утырышы

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Бүген вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы торак комиссиясе утырышында видеоконференцэлемтә режимында ZOOM платформасында катнашты.

Утырышта ата-анасыз калган һәм  найм килешүләре буенча махсуслашкан торак фондыннан торак белән тәэмин ителергә тиешле балаларны исемлеккә кертү, биш еллык найм килешүе беткәч яшәүчеләрнең торакны хосусыйлаштыруы, шулай ук ата-анасыз калган балаларны  2020 елның ноябрь-декабрендә һәм 2021-2022 елларда торак белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International