Шикаять буенча тикшерү үткәрелде

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Вәкаләтле вәкил  хәрби хезмәт үтүче егет анасының  шикаяте буенча, килеп туган хәлгә тиз арада ачыклык кертү өчен Казан шәһәрендә, 64424 нче хәрби частьта булды. Хәрби часть җитәкчелеге, хәрби психолог белән очрашты, мөрәҗәгать итүченең барлык дәгъвалары тикшерелде, кайбер проблемалы мәсьәләләр буенча ачыклык  кертелде. Чакырылыш һәм контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләр белән шәхси әңгәмәләр үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, егетләр хезмәтләреннән зарланмыйлар, низаглар булмаган, барлык шартлар тудырылган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International