Аппарат хезмәткәре Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары Илнур Сатдинов белән бергә, Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә җәза үтүче тоткыннарның мәнфәгатьләрен яклаучы туганнары белән очрашу үткәрде.
Шәхси кабул итү вакытында гражданнарга тоткынның иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзасының үтәлеп бетмәгән өлешен җиңелрәк җәзага – мәҗбүри эшләргә алыштыру тәртибе аңлатылды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә телдән аңлатмалар бирелде.