Вәкаләтле вәкилнең Тәтеш районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Инна Владимировна Гавчева Тәтеш муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашты. Торак-коммуналь хезмәтләрне түләү өчен социаль яклау чаралары бирү, Тәтеш районы предприятиеләре, оешмалары хезмәткәрләрен республикада билгеләнгән минималь эш хакы күләменнән ким булмаган эш хакы белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.