Россия Федерациясе субъектларында төбәкләр белән идарә итү үзәкләрен төзү һәм эшләтү буенча селектор киңәшмәсендә катнашу

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә РФ субъектларында төбәкләр белән идарә итү үзәкләрен булдыру һәм эшләтү мәсьәләсе буенча селектор киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Төбәкләр белән идарә итү үзәкләре  илнең субъектларында  Россия Президенты Владимир Путин  йөкләмәсе буенча оештырыла. Үзәк хакимият органнары тарафыннан гражданнар мөрәҗәгатьләрен  күзәтү һәм эшкәртүдә  координацион үзәк булырга тиеш.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International