«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының территориаль һәм структур бүлекчәләренә кергән хәбәрнамәләрне карау буенча эш киңәшмәләре дәвам итә.
Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең җаваплы башкаручылары белән системага килгән мөрәҗәгатьләрне карау торышы турында фикер алышынды.
Мөрәҗәгать урнаштырган гражданнар “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының җаваплы башкаручыларыннан үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча тиз арада җавап алырга тиеш, бу уңайдан Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгына системага гражданнардан килгән шикаятьләрне үзвакытында һәм сыйфатлы итеп карау буенча эшне дәвам итәргә кушылды.