Вәкаләтле вәкил Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты утырышында катнашты. Анда балалы гаиләләрне социаль яклау чаралары белән тәэмин итүне тормышка ашыру мәсьәләләрен карау дәвам итте.
Татарстанда әлеге ярдәм чаралары федераль һәм республика законнары нигезендә күрсәтелә. 2020 елда бу максатларга 10,6 миллиард сум акча каралган.