Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Бөтенроссия акциясен тантаналы ябуда катнашты.
Төбәктә «ВИЧка тест: экспедиция 2020» акциясе төгәлләнде. Татарстанның биш шәһәрендә - Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Яшел Үзәндә һәм Түбән Камада 600 дән артык кеше үз статусын белде. Ел саен республикада халыкның 30 проценты инфекциягә тест тапшыра.