Берләшкән Милләтләр оешмасының Баш комиссары идарәсе вәкилләре белән очрашу булды. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Казан шәһәрендә Берләшкән Милләтләр оешмасының Баш комиссары идарәсе вәкилләре белән миграция көн тәртибен, илебездәге һәм республикабыздагы качаклар хокукларын һәм ирекләрен яклау ысулларын тикшерделәр.
Идарәнең Россиядәге вәкиллегенең хокукый яклау мәсьәләләре буенча өлкән киңәшчесе Веллингтон Перейра Карнейро чит ил гражданнарына, гражданлыгы булмаган затларга һәм качакларга күрсәтелгән хокукый ярдәм дәрәҗәсен югары бәяләде.