Бүген Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнагать палатасында Россия табигатьне саклау күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе үткәргән чарада катнашты.
Анда төбәкара идарәнең контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2019 елга экология җыемы һәм әйләнә-тирә мохитка тискәре йогынты өчен түләүгә исәп-хисап контролен анализлау, шулай ук комплекслы экология рөхсәте бирү тәртибе һәм табигатьтән файдаланучыларны 2020 ел өчен хисап бирүгә әзерләү мәсьәләләре каралды.