“Сәламәтлек саклау өлкәсендә гражданнарның хокуклары” аңлатылды

2013 елның 3 марты, якшәмбе

Җомга көнне, 1 мартта  Татарстан Республикасында  кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокук белемнәре мәктәбенең  чираттагы дәресе узды. Ул  “Сәламәтлек саклау өлкәсендә гражданнарның хокуклары”н  аңлатуга багышланды.

   Тема буенча төп доклад белән, өченче  буын Университетында  укучы тыңлаучылар өчен  Татарстан Республикасы  Сәламәтлек саклау министрлыгының  юридик бүлек җитәкчесе  Татьяна Стрюкова  чыгыш ясады. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендәге гамәлдәге законнар турында сөйләде, “Медицина оешмаларының  түләүле медицина  хезмәтләре  тәкъдим итү кагыйдәләрен раслау турында” РФ Хөкүмәтенең  2012 елның 4 октябрендә чыккан 1006 нчы карарына  җентекләбрәк  тукталды, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү төрләре турында мәгълүмат бирде.

  Мәҗбүри медицина  иминиятенең роле турында  “Ак Барс-Мед” иминият компаниясе”  җәмгыяте  генераль директоры урынбасары  Вячеслав Коваль  чыгыш ясады. Ул  тыңлаучыларга  иминиятчеләрнең хокукларын яклау турында сөйләде. Дәүләт гарантияләре  программасы буенча  бушлай медицина ярдәме күрсәтү вакытлары турында  тулырак аңлатты.

   Шулай ук дәрестә сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсенә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең  финанс, хокук һәм кадрлар белән тәэмин итү бүлеге  баш белгеч-эксперты Ирина Зинкевич һәм  шушы бүлекнең  белгеч-эксперты  Алия Сибгатуллина катнашты, алар Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге  идарәсе эше белән  таныштырдылар.

 Лекцияләр ахырында  барлык теләүчеләр катнашкан экспертларга лекция темасы буенча сораулар бирделәр, кызыксындырган проблемалары  буенча киңәшләштеләр.

   Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил каршындагы  хокук белемнәре Мәктәбенең   киләсе дәресе  “Кулланучылар хокукларын яклау” темасына  ТРда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 2013 елның 5 апрелендә 16.00 сәгатьтә үткәрелә. (Адресы: К.Маркс урамы, 61 нче йорт, 3 нче кат, конференц-зал).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International