Баш модератор эш киңәшмәләре үткәрүне дәвам итте. Бүген Zoom режимында Казан шәһәре башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары җаваплы башкаручылары белән очрашты.
Киңәшмә барышында контроль срокларны саклауга, сыйфатлы башкаруга, системадагы мөрәҗәгатьләргә статусларның нигезле бирелүенә аерым игътибар юнәлтелде.