Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Covid-19 пандемиясе шартларында кеше хокукларын саклау тәҗрибәсен бүген, Сәрия Сабурская, Россия субъектларындагы коллегаларына – вәкаләтле вәкилләргә тәкъдим итте. Конференция кеше хокукларын яклау өлкәсендә яңа чакыруларга һәм мөмкинлекләргә багышланган иде.
Үз чыгышында Татарстан омбудсманы ГЛОНАСС +112 системасы аша килгән мөрәҗәгатьләргә игътибарны юнәлтте, 2020 елда бердәм коткару номеры буенча короновирус инфекциясе таралу сәбәпле гражданнарга булышуга кагылышлы 578 хәбәр алынды.