Белем алуга хокукны саклау мәсьәләләре омбудсманнар игътибар үзәгендә. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең еллык докладында да бер бүлек аңа багышланган. 2019 елда бу тема буенча 79 мөрәҗәгать килде, 2020 елның 8 аена бу сан – 31.
Казан шәһәре Совет районының “Советлар Союзы герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей” укучыларының әти әниләре ике 7 нче сыйныфны кушу аркасында белем алуга хокук бозылу турында шикаять белән мөрәҗәгать итте.