Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре сайлау участокларында булуны дәвам итәләр

2020 елның 11 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре  үз муниципаль районнарындагы һәм шәһәр  округларындагы сайлау участокларында булуны дәвам итәләр. Алар шәхси саклану һәм гигиена чаралары булу, санитар-эпидемиягә каршы иминлек таләпләрен үтәү, сайлау комиссиясе әгъзалары экипировкасы, “уңайлы тирәлек” оештыру  һәм сайлау  хокуклары принципларын саклауны тәэмин итү өчен кирәкле  сайлау участогы  эшен оештыруга һәм инфраструктурага башка таләпләрне тикшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International