Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының “Казан интенсив күзәтүле махсуслашкан типтагы психиатрия сырхауханәсе – аңсыз хәлдә җәмәгать өчен куркыныч гамәлләр кылган психик авырулы һәм суд карары буенча җинаять җаваплылыгыннан азат ителгән кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү өчен ачылган Россиядәге сигез федераль әһәмияттәге психиатрия сырхауханәләренең берсе. Хәзер анда 791 пациент тотыла, шулардан 659 кеше тавыш бирү хокукына ия һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлауда катнашачак. Алар өчен бердәм тавыш бирү көне хастаханәдәге ябык сайлау участогында оештырылачак.