Ямаширмә авылында 2013 елның 13 февралендә авыл җирлегенең 2012 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган гражданнар җыены узды. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская эш визиты барышында бу чарада катнашты. Хисап доклады белән авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мохтаров чыгыш ясады. Җыенда Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республикада эшләүче максатчан программалар турында сөйләде. Авыл җирлеге өчен гаилә фермаларын оештыруда һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ныгытуда финанс ярдәме күрсәтүгә исәпләнгән программалар мөһим булып тора. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм гаилә фермалары булдыру мәсьәләләре игътибар үзәгендә булды. Мисал өчен, Биектау районында Ямаширмә авылы гаилә фермалары һәм фермер хуҗалыклары оештыру буенча лидер булып тора. (Биредә алар 16).
Тикшерү барышында җыенда катнашучылар шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ныгыту буенча тагын да максатчанрак эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Сәрия Сабурская үз эшен ачкан гражданнарга уңышлар теләде.