Социаль иминият фонды бинасында “Аргументы и Факты.Татарстан” газетасы редакциясе оештырган “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Анда төп тема – ташламага ия гражданнарны тернәкләндерү чаралары белән һәм санатор-курорт дәвалануы путевкалары белән тәэмин итү, шулай ук тормыш өчен кирәкле объектларга “уңайлы тирәлек” оештыру иде.