“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Питрәч үзәк хастаханәсендә гериатрия кабинеты ачылды.
Аның тантаналы ачылышында Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты башлыгы Светлана Захарова белән бергә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты.