Көн тәртибендә халыкка грипптан һәм сезонлы йогышлы авырулардан вакцина ясатуны үткәрү мәсьәләләре каралды. Халыкка уңайлы булсын өчен сәламәтлек саклау системасы көчләрен туплау турында карар кабул ителде. Вакцинацияләүне күчмә бригадалар белән метро, тимер юл станцияләрендә, сайлау вакытында, предприятиеләрдә һәм оешмаларда, шулай ук ял көннәрендә медицина учреждениеләрендә үткәрергә тәкъдим ителде.