Аппарат хезмәткәре киңәшмәдә катнашты

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына килүче мөрәҗәгатьләр арасында торак тематикасына кагылышлы мәсьәләләр, гадәттәгечә, лидерлык позициясендә тора. Аппаратка бик катлаулы тормыш хәлләренә юлыккан гражданнар мөрәҗәгать итә.

Гражданка П. берничә тапкыр  телдән һәм язмача консультация бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Вәкаләтле вәкил кушуы буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында узган  эш киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә Иҗтимагый палата җитәкчесе Зилә Вәлиева, Казан башкарма комитеты, “Татарстан Республикасында  коммуналь торак хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль  төбәк үзәге”  вәкилләре һәм гражданка П.  катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International