“Төбәк белән идарә итү үзәге” төзү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашу

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  ВКС режимында  Россия Федерациясе  хөкүмәте рәисе урынбасары  Дмитрий Чернышенко  Россия Федерациясе Президентының  вәкаләтле вәкилләре катнашында уздырган киңәшмәдә катнашты.

Көн тәртибендә  төбәкләр белән идарә итү үзәкләре төзү мәсьәләсе дә каралды.   “Цифрлы икътисад”  милли проектын тормышка ашыру  кысаларында  “Төбәк белән идарә итү үзәге” Татарстанда да төзеләчәк. Бу хактагы карарга  июльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International