Татарстанда ел саен “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе үтә. Быел ярдәм беренче тапкыр мәктәп бусагасын ачып керәчәк 7 мең балага күрсәтеләчәк. Шулай ук 2 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәрге 21 мең укучы да ярдәм алачак. Хәйрия акциясе авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр балаларына яңа уку елына әзерләнү буенча ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.