Сәрия Сабурская дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар өчен “Хезмәт мигрантларын социаль яраклаштыруга һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү моделе” өйрәтүче семинарын ачуда катнашты. Вәкаләтле вәкил бу эштә “Яңа гасыр” оешмасы алып бара торган эш лаеклы бәяләнүен әйтте. Проект Россия Федерациясе Президенты грантларына лаек булды, бу аудиторияне киңәйтергә мөмкинлек бирде. Мигрантлар өчен мобиль кушымта Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова Кеше хокуклары гомум декларациянең 70 еллыгы кысаларында үткәргән бәйгедә җиңүче булды.