Хәзерге вакытта «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән кире элемтә платформасы гына түгел, ә гражданнарның тәкъдимнәрен кертү өлешендә Социаль юнәлештәге республика программаларын формалаштыру өчен чыганакларның берсе дә булып тора.
Салмачи һәм Вишневка бистәләрендә яшәүчеләрдән “Халык контроле”нә һәм социаль челтәрләр аша күпер торышыннан зарланган шикаятьләр уңаеннан, Вәкаләтле вәкил “Халык контроле” дәүләт системасы эшенә кагылышлы киңәшмәләрдә бу мәсьәләне берничә тапкыр күтәрде, тикшерү чаралары үткәрде.
Хәзерге вакытта Нокса елгасы аша булган су үткәрә торган торбаны агызып җибәрмәс һәм торак йортларны су бастырмас өчен, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты юл эшләре программасын эшләгәндә киләсе елга Нокса елгасы аша яңа күпер төзүне планлаштыра.