Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “Татарстан-24” телеканалы хәбәрчесенә Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын яклау практикасы турында сөйләде. Бигрәк тә короновирус инфекциясе таралу белән килеп чыккан проблемаларны ассызыкладылар, яңа уку елы башлану белән бәйле актуаль мәсьәләләрне тикшерделәр, Вәкаләтле вәкил социаль челтәрләр аша халык белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.