Татарстан Дәүләт Советының көзге сессиясенең беренче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча һәм Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән килештерү буенча Татарстан Республикасы парламенты депутатлары Сәрия Харис кызы Сабурскаяны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына сайлады.
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгәт Сәфәров кандидатураны депутатларга тәкъдим иткәндә, Сәрия Сабурскаяның Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак кеше һәм граждан хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт яклавы буенча әлеге институтка йөкләнгән бурычларны 2010 елдан башкаруын әйтте. Ул “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итә.