2020 елның 8 августыннан 14 августына кадәрге чорга йомгак. Килгән мөрәҗәгатьләр саны – 3632, шуларның 1318е хәл ителде.
Бу атнада “Башнефть” компаниясе көче белән Башкортстан Республикасы белән чиктәш Ык елгасы аша күперне асфальтлау буенча эш төгәлләнде (№ 3329459).
Чистай шәһәрендә Беренче май һәм Можай, Урман урамнарында юлларны тәртипкә китерү буенча чаралар үткәрелде.(№1796528, 2293440, 3434874).