Гаиләне, аналарны, аталарны һәм балаларны яклау – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эш юнәлешләренең берсе. Асылда, эш күбрәк хокуклары бозылган балигъ булмаганнарның һәм аналарның хокукларын торгызуга бирелә. Шул ук вакытта хакимият органнары карары белән аталарның хокуклары бозылу фактлары да теркәлә, билгеле, андый фактлар Вәкаләтле вәкил игътибарыннан читтә калмый.