Вәкаләтле вәкил адресына Зәй районында яшәүчедән ЕГИС ГЛОНАСС + 112 аша мөрәҗәгать килде.Ул әти-әнисенең аерым яшәвен, аерылышуларын, анасының аны тәрбияләү буенча үз вазифаларын үтәмәвен, акча түләмәвен хәбәр итте.
Җәмәгать ярдәмчесе ике як белән сөйләшкәннән соң, низагны тыныч юл белән хәл итте. Баланың анасыннан алынган акча уртак балаларын тәрбияләүче атага бирелде.