Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе киңәшмәдә катнашты

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Вәкаләтле вәкилнең Минзәлә районындагы җәмәгать ярдәмчесе район башлыгы Айдар Сәләхов үткәргән киңәшмәдә катнашты. Анда  ул территорияләре капиталь ремонтлана һәм төзекләндерелә торган социаль объектларда  подрядчы оешмалар җитәкчеләре белән берлектә, эш барышы белән танышты.

4-нче номерлы балалар бакчасы территориясен төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Электриклар яктырту баганалары куюны төгәлләделәр, территорияне коймалыйлар, балта осталары актив эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International