Сәрия Сабурская белән Татьяна Москалькова хокук саклау көн тәртибен тикшерде

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Николаевна Москалькова Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына кандидат Сәрия Харис кызы Сабурская белән очрашу үткәрде.

Гадәти эш режимында омбудсманнар Татарстан Республикасының актуаль хокук саклау көн тәртибен тикшерделәр. Күбрәк гражданнарны борчыган сорауларга, бигрәк тә социаль хокукларны яклауга игътибарны юнәлттеләр. Очрашуда катнашучылар шулай ук хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклауны тәэмин итү проблемаларына тукталдылар. Моннан тыш, хокукый агарту мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International