Безнең республикада идарәче компанияләр эше никадәр нәтиҗәле? Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә күрсәтелә торган хезмәтләр никадәр сыйфатлы? Шушы һәм башка критерийлар Татарстан Республикасы идарәче компанияләренең иң яхшы рейтингын төзегәндә бәя бирү нигезенә салыначак. Бу - “Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль” төбәк үзәгенең башкарма директоры башлангычы.