"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасының 2020 елның июль аендагы эш нәтиҗәләре

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Атналык һәм айлык эшкә йомгак ясау-башкарылган эшләргә читтән караш өчен менә дигән форсат.

2020 елның июль аенда бастырылган мөрәҗәгатьләр саны узган елның шушы чорына караганда 8 процентка күбрәк булды. Аларның саны 13272 гә җитте. Уңай хәл ителгән мөрәҗәгатьләр саны 18 процентка артты, 6576 булды.

 Халык арасында иң киң кулланылган төрләр: “Территорияләрне төзекләндерү” – 5248 мөрәҗәгать, “Муниципаль юлларны тоту һәм ремонтлау” – 1476, “Тышкы рекламаны бозу” – 548, “Торак-коммуналь хезмәтләр” – 381, “Парклар һәм скверлар” – 293 мөрәҗәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International