Мөрәҗәгать буенча тикшерү

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

  Вәкаләтле вәкилгә  Биектау районы “Чебурашка” Пермяк балалар бакчасы эше уңаеннан  гражданка С. мөрәҗәгать итте. Аның мөрәҗәгатен урынга барып тикшерү максатыннан  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының  мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контроль буенча  департаменты вәкилләре белән берлектә  урынга барып тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча  әлеге балалар бакчасына  территорияне төзекләндерү һәм уен мәйданчыгына  косметик ремонт үткәрү өчен акча бүлеп бирү мәсьәләсе каралды, аның нәтиҗәләре, күрелгән чаралар турында  хәбәр итәргә кушылды. Мәсьәлә контрольдә кала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International