Бүген Zoom программасын кулланып чираттагы семинар үткәрелде. Анда Әлки муниципаль районыннан 20 дән артык оешма һәм предприятие катнашты. Эш хакы, хезмәт килешүләре төзү, хезмәтне саклау һәм архив эшен алып бару мәсьәләләре тикшерелде.