Татарстан Республикасы Баш суд приставы белән гражданнарны кабул иткән вакытта килгән тагын бер мөрәҗәгать уңай хәл ителде. Кабул итүдә граждан пенсионер әнисенең хокукын торгызып, суд приставы-башкаручысы карары белән ике тапкыр тотып калган акчаны кире кайтаруны сораган иде. Тикшерү үткәргәч, суд приставы-башкаручысы артык тотылган акчаны кайтарды.